Яныңа үзем китәм

Иртән торып күккә карыйм,
Очмасмы диеп кошларны
Кошлар аша хәбәр көтәм,
Баса алмыйм эч пошканны.

Көтәм, көтәм, өмет итәм,
Өзлексез сине көтәм.
Син кайтмасаң, өмет өзеп,
Яныңа үзем китәм.

Исәнме син, өздереп әйт,
Саргайтма мине юкка,
Йөзем сула, күңел тула,
Җан моңая син юкта.

Көтәм, көтәм, өмет итәм,
Өзлексез сине көтәм.
Син кайтмасаң, өмет өзеп,
Яныңа үзем китәм.

Кичен ятсам төшләр күрәм
Төшләремдә син икән.
Төшләремдә сине күреп,
Көн буе хәбәр көтәм.

Көтәм, көтәм, өмет итәм,
Өзлексез сине көтәм.
Син кайтмасаң, өмет өзеп,
Яныңа үзем китәм.

Оставьте комментарий