Аңлашу
Сөйләшкән дә идек,
Гөрләшкән дә идек.
Очрашкач Җирдә бер,
«Без бәхетле», — дидек.
Сөйләшкән дә идек,
Гөрләшкән дә идек.
Очрашкач Җирдә бер,
«Без бәхетле», — дидек.
Аерылганда икәү бергә
Аланнарны урадык.
Кавышыр көннәребезне
Кәккүкләрдән сорадык.
Мәхәббәтнең сукмаклары,
Адаштырды бик тамам.
Бергә булган минутларны
Оныта алмый сагынам.
Сөюемнең кайнарлыгын
Аңламадың, үкенеч.
Юлларыбыз аерылса да
Оныта алмам инде һич.
Мин кайчандыр сине югалтудан
Уйларыма кереп югалдым
Хисләремне, сине яратуны
Бәллүр кебек диеп уйладым.
Шауласа кичен агачлар,
Йомшак җил кагылудан.
Аңла, дустым, мин җырлармын,
Җырлармын, җырлармын сагынудан.
Хатларыңны алам, юксынудан янам,
Мин сине hаман да өзелеп яратам.
Кайт инде, кайт, җаным, газаплама юкка,
Яндырма, көйдермә, түзәр хәл юк башка.
Чәчәкләр бәйләме тотып
Төшләремә керәсең.
Көтә-көтә арыдым мин,
Мәхәббәтем, кайда син?
Җыендың китәргә, яшьләрең күзеңдә,
Мин генә түгел бит, әрнисең үзең дә.
Әлегә аралар — бер генә адым бит,
Син минем, яшьлектән, яраткан ярым бит.
Ашыкма, алма син кулыңны —
Тәнемә җылысын сеңдерим.
Сөенеч канатын киереп,
Җанымны күкләргә менгерим.