Казакъ кызы сөйгәнем
Ватаным, Татарстан,
Ямьле синең кырларың;
Белмим нигә, Казагыстан,
Колагымда чыңлый җырларың?
Ватаным, Татарстан,
Ямьле синең кырларың;
Белмим нигә, Казагыстан,
Колагымда чыңлый җырларың?
Каз канатларын эзләргә
Төштем су буйларына.
Су буйларында йөргәндә,
Син генә уйларымда.
Каз канаты кат-кат була,
Ир канаты ат була;
Чит җирләрдә бик күп йөрсәң,
Сөйгән ярың ят була.
Каз канаты кат-кат була,
Ир канаты ат була;
Чит җирләрдә бик күп йөрсәң,
Туган илең ят була.
Таңнарда без кавышканда
Йолдыз нурлары тамды.
Эй, сайрады бер сандугач
Тибрәлдереп яшь талны.
Иңнәремнән кочып озата килдең,
Ике кулың тойды иңнәрем.
Үзең сүзсез карап кына тордың,
Хисләреңне тойды йөрәгем.
Тормыш көймәсен төзедек бергә.
Бергә булырбыз дип гомер-гомергә.
Безнең тормыш гөле чәчәк ата
Икәү сипкәч шифа суларын
Мине аңлап, сөеп яшәгәнгә
Якты булсын йөрер юлларың…
Карашыңнан күрәм,
Никтер син борчулы,
Ниләр булды сиңа, әйт, иркәм.
Синең авырлыкны,
Иңнәреңнән алып
Ташлый алсам, миңа шул житкән!
Мәхәббәтем, син булганда гына
Миңа рәхәт җирдә яшәве.
Син бәхетем, бердәнберем диеп,
Бары сиңа җаным дәшәмен…