Яшьлек дусларыма

Сөенечләрем, көенечләрем дә бар,
Тормышым да тулы, мул сыман,
Тик шулай да
Яшьлек дуслар белән
Уртак көенечләрне,
Уртак сөенечләрне юксынам.

Яшьлек хәтирәңдә калырмын

Йөрсәң Идел буйлап,
Бергә чакны уйлап,
Сагынып үткәннәрнең барсын да.
Мин, әверелеп ярсу дулкынга,
Килеп баш иярмен каршыңда.

Җан-дусларым янда булганда!

Беркемнең дә бәхет канатларын
Берүк, Аллам, берүк каерма.
Өзелеп-өзөлеп сөйгән җан-ярлардан,
Чын дуслардан, Ходам, аерма!