Сарман (икенче вариант)
Сарман буйкайлары, ай, киң алан,
Печәннәре җитәр бер заман шул,
Печәннәре җитәр бер заман.
Бергә яшәүләре, ай, күңелле,
Әмма аерылышу бик яман.
Сарман буйкайлары, ай, киң алан,
Печәннәре җитәр бер заман шул,
Печәннәре җитәр бер заман.
Бергә яшәүләре, ай, күңелле,
Әмма аерылышу бик яман.
Сандугачлар гына кайда сайрый —
Сарман буйларында тирәктә шул,
Сарман буйларында тирәктә.
Сиңа булган яшьлек мәхәббәтем
Үрелеп чәчәк ата йөрәктә.
Сандугачлар кунып кайда сайрый?
Сарман буйларында тирәктә шул,
Сарман буйларында тирәктә.
Сиңа булган яшьлек мәхәббәтем
Үрелеп чәчәк ата йөрәктә.
Кояшлар да баер, атар таңнары да,
Ерагаер безнең аралар.
Әмма юллар кая илтсәләр дә,
Синең күзләр озата баралар.
Тау итәген томан сарган чакта,
Җыр яңарса кичке тынлыкта.
Таулар аша юллар узган якта
Сагынучың барын онытма.
Сакла мәңгегә истәлегемне,
Исә юл җиле, аерылу җиле.
Сау бул, саф гөлем,
Зәңгәр яшьлегем,
Онытма мине!
Онытмам сине!
Бу гомерләр аккан судай,
Тиз генә үтеп китә.
Күрешүләр, сөйләшүләр
Безне җан дулсар итә.
Сәлам булып яңгырасын
Моңлы җырыбыз.
Барыгызга да җитәрлек
Күңел җылыбыз.
Пар күгәрченнәр шикелле,
Пар күгәрченнәр шикелле
Гөрләшеп кенә яшәгез,
Тигез булыгыз.
Килдем сезгә Идел-диңгез кичеп,
Сезне сагынып канатланып-өчып.
Кош канатлары түгел иңемдә
Җыр канатлары минең күңелемдә.
Килдем, дуслар, Идел-диңгез кичеп,
Сезне сагнып, кошлар кебек очып.
Кош канатлары түгел иңемдә,
Җыр канатлары минем күңлемдә.