Өзгәләнә җаным
Өзгәләнә җаным,
Өзгәләнә тагын.
Телгәләнә йөрәк, теленә.
Өзелергә торган
Сары яфрак сыман
Кереп барам гомер көзенә.
Өзгәләнә җаным,
Өзгәләнә тагын.
Телгәләнә йөрәк, теленә.
Өзелергә торган
Сары яфрак сыман
Кереп барам гомер көзенә.
Гомерләр катлаулы,
Була төрле чагы.
Кайчак моңсу мәле,
Куаныч, шатлыгы.
Ялкын булып балкып янабыз
Өмет чаткылары булганда!
Изгелекләр җирдә яшәгәндә
Өмет уты балкып торганда!
Таралдылыр томан кебек,
Яшьлекнең хыяллары.
Үкенечсез узмый бит ул
Гомерләрнең юллары.
Фаный дөнъяларга туа кеше
Тик бәхете булмый тигездән.
Береү бәхет капкаларын ачcа,
Икенчесе сыктый сагыштан.
Өченче көн җепшек кар ява,
Өченче көн тоташ, өченче көн
Әрни минем иске бер яра.
Өченче көн тоташ кар ява.
Синнән калган истәлеккә
Терелергә тик бер фото.
Аманатның иң соңгысы —
Өчпочмаклы солдат хаты.
Ак бураннар буйлап киләм
Ак бураннар эченнән.
Гомерем дә әнә шулай
Күпме бураннар кичергән.
Дусларыма әзерләгән
Бар минем бүләкләрем —
Йөрәкнең түреннән чыккан
Җырларым-теләкләрем.
Айдар гынаем да
Вайдар гынаем.
Сары сандугачкаем да
Кара карлыгачкаем.