Балачагым (икенче вариант)

Балачагым — зәңгәр болон,
Зәңгәрлектә бөтен дөнья.
Зәңгәр кыңгыраулар чыңлый,
Татлы моңы каба тынга…

Зәңгәр-зәңгәр дулкын булып
Зәңгәр болытлар агыла.
Зәңгәр сулы күлләрендә
Зәңгәр балыклар чагыла…
Балачагым — зәңгәр болон,
Зәңгәрлектә бөтен дөнья.
Зәңгәр кыңгыраулар чыңлый,
Татлы моңы каба тынга…

Назлы — сылу сөмбел — гөлләр
Зәңгәр калфакларын кигән,
Зәңгәр кояш нурларына
Иркәләнеп башын игән…

Балачагым — зәңгәр болон,
Зәңгәрлектә бөтен донья.
Зәңгәр кыңгыраулар чыңлый,
Татлы моңы каба тынга…
Зәңгәр — зәңгәр дулкын булып
Зәңгәр болотлар агыла.
Зәңгәр сулы күлләрендә
Зәңгәр балыклар чагыла…

Зәңгәр таңда кояш көлсә,
Алсу — зәңгәр нурлар сирпеп,
Зәңгәр гөлләр тибрәнәләр
Җилбер-җилбер-җилбер итеп…

Оставьте комментарий