Мин сине яратам (икенче вариант)

Кайчан гына без шушында
Икеү утырган идек.
Күктән яуган йолдызларны
Учка тутырган идек.
Учка тутырган идек.

Мин ниндиме?

Мин ниндиме?
Менә шундый:
Ничек бармын — күз алдыңда.
Иңдәш булсам, булырмын, тик
Көндәш булмам хыялыңда.

Мин арыдым сине яратудан

Мин арыдым сине яратудан, 
Буш хыяллар белән җан атудан. 
Үз-үземне алдап юатудан, 
Елар җирдә — көлеп ямь табудан. 

Күзләремә кара (беренче вариант)

Син сорама «Хәлең ничек?» — диеп,
Яшимен мин сабыр итә — итә.
Белсәң килсә минем хәлләремне,
Күзләремә кара, шул да җитә.

Елмаеп чыктым

Мин елмаеп чыктым алларыңа,
Син курмәмеш булып утеп киттең.
Караш сирпмәсәң дә, бер борылып,
Җаннарыма тиклем өтеп киттең.

Бер гомер аз

Бер гомер аз, сине яратырга,
Тик карашлар белән озатырга.
Мәңгелеккә йөрәгемә кердең,
Мәхәббәтең белән елатырга.

Алсу пион

Туган көнгә бүләк иттең алсу пион,
Хисләребез кавыштырды ярсу куен.
Әйттең сөю билгесе дип алсу пион,
Авыр чакта дидең гелән, миңа сыен, миңа сыен.

Алан чәчәкләре

Тәүге тапкыр синнән чәчәк алдым,
Тап шул килеш калдың хәтердә.
Алан чәчәкләрен күргән саен
Искә төшәсең син хәзер дә.

Санама, кәккүк!

Мин һаманда унсигездә кебек,
Бер нәрсә дә үзгәрмәде кебек:
Кояш бата — һаман әлекке,
Таңнар ата — һаман әлекке.