Күзләремә кара (беренче вариант)

Син сорама «Хәлең ничек?» — диеп,
Яшимен мин сабыр итә — итә.
Белсәң килсә минем хәлләремне,
Күзләремә кара, шул да җитә.

Син сорама «Сагындыңмы?»— диеп,
Күңел һаман очрашулар көтә.
Белсәң килсә минем сагышымны,
Күзләремә кара, шул да җитә.

Син сорама «Сөясеңме?»— диеп,
Мәхәббәтем йөрәгемне өтә.
Белсәң килсә минем сөюемне,
Күзләремә кара, шул да җитә.

Оставьте комментарий