Елмаеп чыктым

Мин елмаеп чыктым алларыңа,
Син курмәмеш булып утеп киттең.
Караш сирпмәсәң дә, бер борылып,
Җаннарыма тиклем өтеп киттең.

Мин чәчәкләр суздым юлларыңа,
Син белмәмеш булып узып киттең.
Тереләтә янган утка салып,
Чәчәкләрне тапап, узең киттең.

Мин сөюем сондым язларыңда,
Син сизмәмеш булып китеп бардың.
Тәкәбберлек белән, әйтерсең дә,
Йөрәгемне урталайга ярдың.

Мин йөрәгем суздым кулларыңа —
Боздай салкын караш ташлап киттең.
Йөрәккенәм учларымнан төште,
Ә син аны аша атлап үттең..

Оставьте комментарий