Мин арыдым сине яратудан

Мин арыдым сине яратудан,
Буш хыяллар белән җан атудан.
Үз-үземне алдап юатудан,
Елар җирдә — көлеп ямь табудан.

Мин арыдым, мин арыдым
Сине яратудан — арыдым…

Мин арыдым сине көтүләрдән,
Елларымның синсез үтүеннән.
Бу тормышта тик үземә насыйп
Бәхет сорап — бәхет үтенүдән.

Мин арыдым, мин арыдым
Сине яратудан — арыдым…

Мин арыдым сине яратудан,
Сине көтеп һәр көн таң атудан.
Хисләремне тыеп ялварудан,
Йөрәк яраларын канатудан.

Мин арыдым, мин арыдым
Сине яратудан — арыдым…

Оставьте комментарий