Балан ачы димәгез

Димәгез, дуслар, миңа.
Тормыш баландай ачы шул,
Юллар уңа, я туңа.

Кушымта:
Һай баланым, баланымнан
Балкып ята кырларым.
Тормышның ачы баланын
Куа татлы җырларым.

Сарыга сабышып ятмам,
Кызыл балан уңганда.
Дәртләнеп дөнья көтәрмен
Кыенлыклар туганда.

Кушымта.

Тормыш ачысын татырмын,
Кайгысыз дөнья булмый,
Гел татлы суда йөзсәң бит
Яшәү кадере калмый.

Кушымта:
Һай баланым, баланымны
Яратамын, дусларым.
Яшәү ямен соңлап аңлап,
Баллана ул кышларым.

Оставьте комментарий