Саба ягым минем — Олыяз
Олыязым минем, туган авылым
Саба дигән матур төбәктә.
Олыязны килеп бер күрсәгез,
Мәңге калыр сезнең йөрәктә.
Олыязым минем, туган авылым
Саба дигән матур төбәктә.
Олыязны килеп бер күрсәгез,
Мәңге калыр сезнең йөрәктә.
Күзләреңә дөнья сыйган,
Төсем синдә күренә.
Йөзләреңнән нурлар җыям
Күңелемнең түренә.
Нигә шулай багам һаваларга,
Канатларым юк ла иңемдә?
Туган якка кайткан кошлар юлы
Үтә мәллә минем күңелдән?
Сөялдем сөяннәргә
Тирбәлдем имәннәрдә;
Бар шатлыгымны бирәмен
Кадерен белгәннәргә.
Миңа баккан күзләреңнән
Үбәм сине шашып…
Үбәм… миннән башкаларга
Булмасын ул гашыйк.
Күзләрең белән берочтан
Керфегеңне үбәм…
Усал күзләр караганда
Алар төшсен түбән.
Син, кояшлы көнем, хыялдагы өнем,
Бердән-берем, бәгырем минем бит (син);
Риза булсаң әгәр, ал таңнарга кадәр
Гел янәшә барыр идем бит.
Мин әле сиңа вәгъдәләр бирмим,
Моң чишмәсеннән, моң аласым бар:
Сагынулар аша, зарыгулар аша
Мәхәббәтемнең сыналасы бар.
Ничек яшәдем икән мин
Син очраган көнгә кадәр?
Бер ел үткән кебек, сине
Бер тәүлек күрмәсәм әгәр.
Моңа кадәр, сылу, кайда булдың,
Әллә инде качып айда тордың?
Кошларның да пары бар,
Көннәрнең дә таңы бар;
Миһербансыз кыланмагыз,
Толларның да җаны бар.