Алга, дибез

Алга дибез, алга, дибез,
Артка таба барабыз,
Алга барырга кушкан бит
Безгә әби-бабабыз.
Их, их, безгә әби-бабабыз.

Насретдин

Авыр юлда бер ялгызың барганда,
Уйларыңны кара кайгы сарганда,
Ашыкма син бар дөньяны каргарга,
Ул таратыр бөтен кайгы-хәсрәтең…

Иртән торып эшкә барам

/Рамил җыры, шаян җыр/ Иртән торып эшкә барам, Ачып керәм йозакны. Ачып булмый кешеләрнең Җанындагы тозакны. Берсен-берсе талый-талый Ерткыч була кешеләр. Их кешеләр, их кешеләр… Без дә сезнең ишеләр. Иртән торып эшкә барам, Җырлап «Сарман» көенә. Минем сөенгәнне күреп, Ярты Казан көенә. Берсен-берсе талый-талый Ерткыч була кешеләр. Их кешеләр, кешеләр… Без дә сезнең ишеләр. Иртән … Читать далее