Безнең якта

Безнең якта таңда шундый алсу
Алсулыгы балкый йөзләрдә.
Бәхет узе шушы җирдә туа
Кирәк тугел читтән эзләргә.

Безнең якта көннәр шундый тыныч
Һавасында шомырт исләре.
Кояш булып калка басулардан
Игенченең йөрәк хисләре.

Безнең якта кичләр шундый зәңгәр
Яткан ахры кызлар күзеннән.
Мындый җирләр вәгъдә бирсә әгәр
Һичтә чыкмый әйткән сүзеннән.

Безнең якта төннәр шундый сихри
Йолдызлар да яна яктырак.
Киткәннәр дә түзми кире кайта
Язны сагынып кайткан кош сымак.

Оставьте комментарий