Минзәләсез яши алмам мин

Авыл үрен менеп җитәр-җитмәс
Күз алларым китте яктырып.
Әй Минзәләм, туган йортым кебек
Син торасың үзеңә чакырып.

Бөтен тирә-ягың нурга балкый,
Кояш сиңа ныграк төшәме?
Шул якты нур минем күңелемә
Якты нурлар булып күчәме?

Изге сәфәр теләп озаткансың,
Юлларымда армам-талмам мин.
Туган йортсыз яши алмагандай,
Минзәләсез яши алмам мин.

Оставьте комментарий