Сине күрсәм
Сине күрсәм, сине күрсәм,
Сагышларым уяна.
Сине күрсәм, сине күрсәм,
Сагышларым уяна да,
Йөрәгем утта яна.
Сине күрсәм, сине күрсәм,
Сагышларым уяна.
Сине күрсәм, сине күрсәм,
Сагышларым уяна да,
Йөрәгем утта яна.
Үтә айлар, еллар,
Туа яңа җырлар.
Минем җырым һаман үзгәрми.
Кем соң минем иркәм?
Йөрәгемдә йөртәм
Аңа дигән сөю сүзләрен.
Йөрәккәем синен яннарыңда,
Тоясыңдыр аның ялкынын.
Вакытлыча түгел, гомерлеккә
Яратам шул сине, алтыным.
Язларда эзлим, эзлим гел сине,
Эзлим гөл арасыннан.
Юлларга карыйм, яз җиткәч, юллар
Яныңа илтә сыман.
Язларда мин барам гел урманга, урманга.
Адашам мин яшел җил-буранда анда.
Урманнарда чәчәк юрган,
Күңелемдә язгы буран,
Күкелдә буран,
Күңелдә язгы буран.
Ике гашыйк яшьлек ярларында
Кавыша алмый озак тордылар.
Мәхәббәттән алар бергәләшеп
Гомерлеккә күпер кордылар.
Мәхәббәттән алар бергәләшеп
Гомерлеккә күпер кордылар.
Моңланма, җаным, моңланма,
Авыр миңа болай да.
Синең янга килгән саен
Моң өстәлә моңнарга.
Ява карлар, ява талгын гына, —
Ак өметләр ява сыман.
Эзләп йөрим бүген бәхетемне
Ак бураннар арасыннан.
Ярларына килеп җиткәч,
Дулкыннар тынар микән?
Серләремне сөйләр идем
Ул мине тыңлар микән?
Уйный суда, уйный суда алтын балык,
Уйный, чума алтынланып, алтынланып.
Әллә инде минем белән, минем белән
Уйный шулай алтын балык, алтын балык.
Соңгы тапкыр кичә көлде дөнья,
Соңгы тапкыр кояш балкыды.
Таң атмады бүген, таң атмады,—
Алды җирне сугыш ялкыны.