Бер гомер җитәр микән? (Серләрем)

Ярларына килеп җиткәч,
Дулкыннар тынар микән?
Серләремне сөйләр идем
Ул мине тыңлар микән?

Диңгезләрне кемнәр кичә —
Канатлы кошлар микән?
Диңгезләрнең ике яры —
Безнең язмышлар микән?

Диңгезләрдә давыл чыкса
Яшенләп үтәр микән?
Бер мәхәббәт табар өчен
Бер гомер җитәр микән?

Оставьте комментарий