Сәйдәш моңы
Карлар ява Казан урамына,
Моңнар иңә талган күңелгә,
Әйтерсең лә бүген бөтен дөнья
Сәйдәш моңы белән күмелә.
Карлар ява Казан урамына,
Моңнар иңә талган күңелгә,
Әйтерсең лә бүген бөтен дөнья
Сәйдәш моңы белән күмелә.
Әйдә, искә алыйк әле
Борынгы гадәтләрне…
Бер минутка тынып торыйк,
Онытып сәгатьләрне.
Челтер-челтер, челтер-челтер
Болында
Челтерәп,
Чишмә ага, балачак
Турында
Җыр җырлап.
Җәйге көндә иелеп сулар
Эчкәндә
Без бергә,
Күрә идек икебезне
Рәсемдә
Чишмәдә.
Чишмә күзе бик тирәннән
Ургыла,
Тын гына
Әйткән кебек:
«Ул гына юк
Яныңда,
Ул гына».
Чишмә күзе кебек иде
Күзләрең,
Аппагым;
Гомеремнең көзләрендә
Эзләдем,
Тапмадым.
Челтер-челтер акты-китте
Тиз генә
Балачак…
Их, тагын бер болындагы
Көзгегә
Карасак…
Күпме сулар акмаган ла,
Саф җилләр
Исмәгән;
Күзләреңнең чагылышын
Эзлимен
Чишмәдән.
Көзге
Җилләр, сискәндереп,
Исмәгез
Челтер-челтер челтерәми
Чишмәбез, —
Саеккан.
Эзләребез табылмаслар:
Аңладым
Үзем дә…
Көзге җилләр кагылмаслар
Җандагы
Рәсмеңә.
Ай батканда, таң атканда
Уздым җырлап урамнардан.
Ай батканда, таң атканда
Кемнәр язмыш юрамаган?!
Юлларым, юлларым, юлларым,
Юлларым уралган буранга.
Уйларым, уйларым, уйларым…
Кагылма ярама, сорама.
Уйна, дустым, мандолина,
Кыллары чыңлап торсын.
Чишмә кебек челтери дип,
Егетләр тыңлап торсын.
Ай батканда, таң атканда
Уздым җырлап урамнардан.
Ай батканда, таң атканда
Кемнәр язмыш юрамаган?!
Кабан күле сыман
Моңсу кайчак күңел,
Сүзләр белән генә,
Юатырлык түгел.
Нигә күк һәрвакыт зәп-зәңгәр, гел зәңгәр?
Сагышлы зәңгәрлек сибелә күзләрдән?
Җырлар җырлап күңел юатам.
Калган кебек булам бушанып,
Көнне төнгә ялгап озатам,
Яңа матур таңга ышанып.