Егерме миллион

Балалар уйныйлар «сугышлы» уены,
Сугыш ул — аларга тик уен.
Ә минем уемда кайтмыйча калганнар —
Егерме миллион, егерме миллион.

Елмайсын сабыйлар

Агара, чалара әнием чәчләре…
Агармый тик кайгы карасы.
Мәйданда, мәйданда мәңгелек ут яна,
Ул — минем йөрәгем ярасы.

Бишек җыры (җиденче вариант)

Куанычларым, шатлыгым булып,
Балам — багалмам, үсәсеңме син?
Сагынып җырлар җырыма минем,
Күземнең нуры, күчәрсеңме син?