Сагыну җыры (дүртенче вариант)
Кагылма син толлар күңеленә,
Толлар күңеле — тирән күл бит ул.
Сагынулардан, өмет-сагышлардан
Мөлдерәмә тулган күз бит ул.
Кагылма син толлар күңеленә,
Толлар күңеле — тирән күл бит ул.
Сагынулардан, өмет-сагышлардан
Мөлдерәмә тулган күз бит ул.
Җилләр хәбәр итәр ераклардан,
Туган якка минем кайтасымны.
Сагындым мин яшьлек дусларымны,
Сагындым мин гүзәл Апасымны,
Сагындым мин моңсу каеннарны —
Алар көтә минем кайтасымны.
Сагындырдың, туган ягым,
Күптән синдә булганнарым.
Кыр казлары оча,
Зәңгәр күкләр кочып,
Авырдыр ла ел да хушлашу.
Ак каеннар кала,
Сары сагыш яна,
Озата бара еглап Нократ су.
Тугайларга язлар җиткәч
Моңсуланамы һава?
Сагышларга бармы дәва,
Сагынуга юк дәва?
Чәчәк идек илләрдә лә,
Чәчелдек чит җирләргә.
Тагы да чәчәк булыр идек,
Кайтсак туган илләргә.
Су буенда бөдрә таллар,
Хәтфәләй камышлары.
Сине күрми бетмәс инде
Йөрәгем ярсулары (сагышлары).
Сагынасыңмы туган авылыңны,
Исеңдәме искән җилләре,
Тирә-якка хуш исләрен сибеп,
Гүзәл үскән бакча гөлләре?
Бездә биек таулар бар ла,
Тау астында таллар бар;
Талда яфрак, миндә сагыну,
Сездә нинди хәлләр бар?
Мин сагынып киләм сине,
Мин сагынып киләм сине,
Ашкына сиңа җаным.