Сагынсагыз, кире кайтыгыз!

Кыр казлары оча,
Зәңгәр күкләр кочып,
Авырдыр ла ел да хушлашу.
Ак каеннар кала,
Сары сагыш яна,
Озата бара еглап Нократ су.

Туган ягым диеп, өзгәләнеп
Саубуллаша, кошлар, кайсыгыз?
Аккан сулар гына кире кайтмый —
Сагынсагыз, кире кайтыгыз!

Дулкын кага ярга
Ярлар дәшә аларга:
«Онытмагыз безнең якларны!»
Вакыт—елга, агар,
Аккош тавын ябар
Карлар булып сагыну хатлары.

Туган ягым диеп, өзгәләнеп
Сәлам юллый, дуслар, кайсыгыз?
Тау белән тау гына очраша алмый,
Сагынсагыз, кире кайтыгыз!

Оставьте комментарий