Ялгыз болыт

Тәрәзәгә кемдер килеп: «Юл көтә!» — дигәч,

Күңелләргә җыелганны әйтәсем килгәч,
Далаларга чыгып күккә кычкырсам әгәр,
Мин әйтергә теләгәнне аңлармы күкләр?

Зәңгәр күктә ялгыз болыт,
Оча белсәм — очар идем болыт булып,
Болыт булып, күңелем тулып,
Явар идем бер иртәдә яңгыр булып.

Әйтсәләр миңа: «Син, — диеп, — борчылма юкка,
Һаман юллар эзләмә, — дип, — ашыкма, тукта!»
Әллә дөрес ишеттемме, әллә соң ялгыш,
Күктән килде көткән җавап: «Юл — синең язмыш!»

Зәңгәр күктә ялгыз болыт,
Оча белсәм — очар идем болыт булып,
Болыт булып, күңелем тулып,
Явар идем бер иртәдә яңгыр булып.

Оставьте комментарий