Ак чәчәкләр (өченче вариант)
Ак чәчәкләр — ак йолдызлар
Калды сихри төннәремдә.
Син чакырсаң, чакыр мине
Ак чәчәкле көннәремә.
Ак чәчәкләр — ак йолдызлар
Калды сихри төннәремдә.
Син чакырсаң, чакыр мине
Ак чәчәкле көннәремә.
Таллыкта алан,
Аланны япкан
Ап-ак чәчәкләр.
Без бергә идек,
Калфаклар үрдек
Шул ак чәчкәдән.
Без болында икәү идек
Син бер ак чәчәк өздең.
Сөя — сөйми дип иркәләп,
Син аны өзгәләдең.
Суым тәмле, үкенмәссең
Чиләкләрең тутырып ал.
Эчәр суың миндә булсын,
Гомерлеккә бездә кал.
Куллар болгап калдың озатканда,
Ак теләкләр теләп юлыма.
Теләкләрең терәк булды миңа,
Озакламый кайтам яныңа.
Ак сиреннәр җиргә чәчәк коя,
Бөтерелә ап-ак өермә.
Мин яратам сине, син ишетмә,
Мин яратам сине, син белмә.
Һәр яз саен
Күзләр явын
Алып чәчәк ата розалар.
Дулкыннар җырлап тирбәлә
Киң Идел кочагында,
Аккош кебек ак пароход
Үтеп киткән чагында.
Бу тормышның, беләм, төрле чагы була,
Шатлыклары була, кайгылары.
Кайгыларны, шатлыкларны үз итүче,
Әл дә син бар, минем сөйгән ярым.
Тәрәздә зәңгәр төн,
Өстәлдә ак кәгазь,
Каләмем яз төсле карада.
Мин сиңа омтылам,
Мин сиңа ашкынам,
Мин сине өзелеп яратам.