Ак розалар

Һәр яз саен
Күзләр явын
Алып чәчәк ата розалар.

Ак розалар, ак розалар,
Ак мәхәббәт, ак бәхетләр
Вәгъдә итәләр
Ак розалар,
Ак роза-розалар,
Сөю көткән гашыйкларның
Җанын өтәләр.

Сезнең җаннан
Гашыйк җаннар
Сөю җырын җырлап узалар.

Ак розалар, ак розалар,
Ак мәхәббәт, ак бәхетләр
Вәгъдә итәләр
Ак розалар,
Ак роза-розалар,
Сөю көткән гашыйкларның
Җанын өтәләр.

Шиңмәсеннәр,
Сулмасыннар,
Беркайчан да
Ап-ак розалар.

Ак розалар, ак розалар,
Ак мәхәббәт, ак бәхетләр
Вәгъдә итәләр
Ак розалар,
Ак роза-розалар,
Сөю көткән гашыйкларның
Җанын өтәләр.

Оставьте комментарий