Алсу таңдай
Күңелкәем әзерләнә
Назлар булып түгелергә.
Әзерсеңме хисләремә,
Моңнарыма төренергә?!
Күңелкәем әзерләнә
Назлар булып түгелергә.
Әзерсеңме хисләремә,
Моңнарыма төренергә?!
Туган көнгә бүләк иттең алсу пион,
Хисләребез кавыштырды ярсу куен.
Әйттең сөю билгесе дип алсу пион,
Авыр чакта дидең гелән, миңа сыен, миңа сыен.
Авылыбызда бер Алсу бар.
Бит алмалары алсу;
Алсу, Алсу, йөрәк ярсу.
Син булмасаң ямансу.
Алъяпкычын алсу-алсу,
Алсуга мандыңмы әллә?
Бик ямансу утырасың,
Ярыңнан калдыңмы әллә?
Алматаның алмасы
Тәмле хуш исләр сибә.
Сине генә сөям, сине генә көтәм,
Сине генә күрәсем килә.
Алмагачым ак чәчәкле
Көтерсеңме алмасын?
Ак чәчәкле мәхәббәтем
Үкенечкә калмасын!
Алмагачның агачыннан
Кашык юндым мин сиңа.
Уналтыда-унҗидедә
Гашыйк булдым мин сиңа.
Коела ак тәңкә таҗ гына,
Җил куйса тирбәлеп аз гына.
Мин кердем бакчага адашып,
Гаепле барысына яз гына.
Алма сатам, алма сатам,
Алмасыз калма тагы.
Алма кебек ярлар белән
Каршылыйк әле таңны.
Синең көләч йөзләреңә
Бер тутырып карыймчы.
Син дә миңа назлап кара,
Күзләреңне алмачы.