Өемә шатлык тулсын

Матур гөлләр үстерәмен,
Өемә бәхет теләп,
Ул гөлләрнең гомерләре
Миннән икәнен белеп.
Өебездә һәммәбезгә
Шатлык бирсен гөлләрем.
Ямьле булсын өебез дә,
Шуны тели йөрәгем.

Өлгермибез…

Өлгермибез, һаман өлгермибез без
Сандугачлар моңын тыңларга.
Һаман эштә, һаман мәшәкатьләрдә,
Вакыт та юк юк-бар уйларга.
Заман шундый, без ашыгып барабыз,
Ашыкмасаң — узып китәләр.
Тормыш шундый, һаман соңга калабыз,
Адым саен юлда киртәләр.

Өф-өф итеп

Малай туды безнең. Нинди шатлык!
Икебезгә уртак бәхет таптык.
Үстерәбез аны исебез китеп,
Өф-өф итеп, еф-өф итеп.

Өфе — Казан дуслыгы

Дуслыктан да кадерлерәк
Бер нәрсәдә юк,
Кеше күңелен һәр вакытта
Җылыта дуслык, җылыта дуслык.