Өфе — Казан

Өфе — Казан калаларын
Якынайткан юллар бар.
Идел — Урал балаларын
Туган иткән моңнар бар.

Эх, Өфе, әй, Казан
Аерылмагыз бер кайчан.
Аерылмагыз, аерылмагыз,
Аерылмагыз бер кайчан.

Өфе — Казан юлларыннан
Кемнәр бәхет әзлидер?
Ике идел ярларында
Мәхәббәтен күзлидер.

Эх, Өфе, әй, Казан
Аерылмагыз бер кайчан.
Аерылмагыз, аерылмагыз,
Аерылмагыз бер кайчан.

Өфе-Казан тарафларын
Дуслар гына буйласын.
Бер язмышлы ике халык
Уртак юлдан язмасын.

Эх, Өфе, әй, Казан
Аерылмагыз бер кайчан.
Аерылмагыз, аерылмагыз,
Аерылмагыз бер кайчан.

Оставьте комментарий