Миләш ялкыны
Данлы Идел дулкыны шаулый,
Идел өстендә акчарлак.
Данлы Идел дулкыны шаулый,
Идел өстендә акчарлак.
Кыр казлары оча җылы якка,
Күз күрмәгән ерак җирләргә.
Тын һавада моңсу тавышлары
Сәлам булып җилдә тирбәлә.
Бәрәкәтле синең кырларыңда
Маңгай тирем тамды, Күзкәем.
Туып үскән авылым Күзкәемдә
Җуелмасын иде эзкәем.
Күзкәем, Күзкәем,
Җуелмасын иде эзкәем.
Ялт-йолт килеп, утлы яшен
Болытны камчылады,
Биеште җирдә яңгырның
Беренче тамчылары…
Ләйсән яңгыр сәйләннәре
И коелды, коелды…
Яшеннән куркып, кыз үзе
Миңа килеп сыенды.
Тамчылы гөл чәчәкләре кебек,
Күзләреңне түбән иясең;
Күкрәгемә кайнар башың салын:
«Бик авыр шул, сагынам!» — диясең.
Син яшь кыз, минем егет чак,
Уйнама, көлмә икән,
Сөймә дә, имеш, көймә дә,
Тауларга менмә икән.
Әйттеләр дуслар көнләпме:
Йолдызлары үзенә чакырып торган
Тын кичләрне күңелем юксына.
Мәхәббәтем минем,
Ерак йолдыз кебек,
Серле килеш калды шул сиңа…
Мәхрүм итмә мине, мәхрүм итмә
Җан өздергеч сихри моңнардан,
Моң тудырган гади исемеңне
Җырларыма кушып җырлаудан.
Без йөргән аланнар еракта
Күмелә, күмелә, күмелә…
Сөйләмә, кирәкми, барсы да
Күңелдә, күңелдә, күңелдә.
Күмелгәнсең ак мамык мендәргә,
Толымнарың җәеп син, иркәм.
Сине өзелеп сагынып,
Сөю белән янып,
Тәрәзәңне чиртәм мин иртән.