Туган йортның тупсасы
Еракларда туган якны
Сагынып утлар йоттым.
Иң җылысы, иң җырлысы,
Тупсасы туган йортның.
Еракларда туган якны
Сагынып утлар йоттым.
Иң җылысы, иң җырлысы,
Тупсасы туган йортның.
Явыгыз, карлар, явыгыз,
Урамнарга тулыгыз.
Сандугачлар киткән инде,
Тирәкләргә куныгыз.
Безнең гомер шулай корылган:
Бәхетләргә сөю уралган.
Парлыларга ап-ак мәхәббәт
Толым-толым итеп үрелгән.
Юлларыбыз аерылган,
Канатларым каерылган.
Минем ялгыз сәфәремне
Көз каршылый кабынып.
Сары яфрак асларында
Сукмак калган ябылып.
Йөри идек япа-ялгыз,
Ике йөрәк яртышар.
Уратты да юлыбызны
Парлы итте язмышлар.
Сөяркә булырга түгел, сөелергә
Килгән идем җиргә.
Гомер кояшыбыз баеганын
Каршыларга бергә.
Сарылардан кимә күлмәк
Сарыларга сабышмаска!.
Без икебез — ике ярда
Мәңгелеккә кавышмастай.
Кичерә алсаң, әгәр, кичер мине,
Гаепләрем минем тау тиклем.
Мин гашыйкмын сиңа әвәлгечә,
Мин яратам сине, сөеклем.
Яратканым өчен сине өзелеп,
Беркайчан да кире үкенмәм.
Яратмасаң, әйдә, син яратма мине,
Китә алсаң (калсаң), үзең кит миннән.