Адашкан җаннар

Күзләрне күзләргә төбәп, 
Йөрәкне йөрәккә түгеп, 
Агыйделгә салдым уйларны. 
Алсу таңнарны аттырып, 
Таңсыкларыбыз канганчы 
Сөйләшәсе иде тагы бер. 

Туган көн (бишенче вариант)

Туган көнеңне котларга килдек бергәләп,
Ак бәхетләр тели сиңа, тели һәр йөрәк.

Кояш та нурларын сибә, сиңа иртәдән.
Кошлар котлау җырын җырлый, сине иркәләп.

Урам капкасы

Салкын җилләр ачып яба
Урам капкасын.
Ачып яба, эленмәгән аның келәсе.
Балам кайтыр бүген диеп,
Бәлки кайтыр төнен, диеп,
Яна сизгер ана йөрәге.