Сары күлмәк

Сарылардан кимә күлмәк
Сарыларга сабышмаска!.
Без икебез — ике ярда
Мәңгелеккә кавышмастай.

Син — язларда, мин — көзләрдә,
Араларда янган күпер.
Язларыңда, көзләреңдә
Миннән башка, минсез үтәр.

Син язгы гөл, буй җитмәс гөл,
Сагышларым җанга сыймый.
Яшь үләннең авыз билен
Сары яфрак кочып елый.

Оставьте комментарий