Сүрелмәс җырым син (икенче вариант)

Юлыма чыгасың,
Кулларын сузасың,
Оноттом, кадерлем, дисеңдә?
Онытылмый назларың,
Яшьлегем язлары —
Исемдә, исемдә, исемдә!

Гомерләр үтсә дә,
Көзләрем җитсә дә,
Көзләрем яз иткән нурым син.
Сүнсәмдә сүрелмәс,
Бер кайчан өзелмәс —
Җырым син, җырым син, җырым син!

Шелтәле карама,
Ят керде арама,
Сагынып яшим дип генә.
Катлаулы (катмарлы) язмышым,
Иң татлы сагышым —
Син генә, син генә, син генә!

Гомерләр үтсә дә,
Көзләрем җитсә дә,
Көзләрем яз иткән нурым син.
Сүнсәмдә сүрелмәс,
Бер кайчан өзелмәс —
Җырым син, җырым син, җырым син!

Оставьте комментарий