Синсез яши алмыйм
Бер караштан, бер күрүдән,
Мин сиңа гашыйк булдым,
Сөю утларында янып,
Чәчкәләрдәй мин сулдым.
Бер караштан, бер күрүдән,
Мин сиңа гашыйк булдым,
Сөю утларында янып,
Чәчкәләрдәй мин сулдым.
Өмет өзми, көтеп алган
Син бит олы табышым!
Синең белән, бәгырькәем,
Тулыланды тормышым.
Дәва бар бит әле йөрәккә дә,
Ә сагыштан бармы дарулар?
Тик бәхетлеләргә насыйп була
Сөйгән ярлар белән калулар.
Гашыйк булу гына җитми —
Өзелеп яратсын күңел.
Яратуны саклап-яклап
Калырга җиңел түгел.
Көтмәгәндә кил син яннарыма,
Уйлый күрмә,бу, дип, аңламый.
Кил син миңа йолдыз атылгандай,
Күңелемә кер син соңламый.
Яшь гомер узар да китәр,
Сизелми кала еллар.
Очраштыра, курештерә,
Чакырып тора юллар
Камышлы күл буйлап аккош йөзә уйнап,
Тибрәлдерә көмеш күл өстен.
Төнлә төнбоеклар йомылып йоклыйлар,
Һавада кысса да ай күзен.
Син сорама: «Бәхетлеме?» — диеп,
Синең белән үткән гомерем.
Мөмкин булса, кабат яшәр идем
Син янымда булсаң һәр көнен.
Синең яннарыңа гына
Очып барасым килә.
Синең күзләреңне генә
Һәрчак күрәсем килә.
“Аерылабыз, сау бул”, дидең миңа,
Бу очрашу — соңгы мәртәбә.
Юк, ышанмыйм, безнең юлларыбыз
Аерылыр, диеп иртәгә.