Җыр яратам

Җыр яратам, ярсып бер җырласам,
Канатлам, күккә ашам мин.
Туган җиргә шатлык — бәхет яулап,
Ал таң булып, сызылып атам мин.

Абыема (беренче вариант)

Синең белән абый күрешсәм,
Кайтам төсле туган якларга.
Әткәй-әнкәй рухын саклаган,
Изге җирем гүзәл Уртайга.

Әткәй-әнкәй

Рәхмәтлемен язмышыма,
Ярый әле жирдә сез бар,
Ярый әле жирдә сез бар.
Кояштай нурлар сибүче,
Айдай нурлар яктыртучы,
Әтием бар, әнием бар.