Күзләремне ачарга да куркам,
Уянырмын сыман бу төштән.
Яңа гына сине тапкан идем,
Әйтерсең лә беләм бик күптән.
Моңа кадәр кайда идең соң син,
Гомер буе көткән бәхетем.
Синең янда гына тойдым бит мин,
Бу дөньяның кадерләрен.
Күңелемдә йөрткән назларымны,
Сиңа бүләк итәсем килә.
Җан яраткан ярны шатландырып,
Бергә гомер итәсем килә.
Моңа кадәр кайда идең соң син,
Гомер буе көткән бәхетем.
Синең янда гына тойдым бит мин,
Бу дөньяның кадерләрен.
Җылы, якты кояш чыккан кебек,
Иртән сине күрү янымда.
Синең назларыңа коенам да,
Иркәләнәм тагын, тагын да.
Моңа кадәр кайда идең соң син,
Гомер буе көткән бәхетем.
Синең янда гына тойдым бит мин,
Бу дөньяның кадерләрен.