Ромашкалар (өченче вариант)

Тау битендә үскән ак чәчәкләр
Сез бит минем якын дусларым.
Көләч йөзегездән ямьнәр алам,
Алам бәхет, шатлык нурларын.

Күзкәем

Бәрәкәтле синең кырларыңда
Маңгай тирем тамды, Күзкәем.
Туып үскән авылым Күзкәемдә
Җуелмасын иде эзкәем.
Күзкәем, Күзкәем,
Җуелмасын иде эзкәем.

Ләйсән яңгыр яуганда

Ялт-йолт килеп, утлы яшен
Болытны камчылады,
Биеште җирдә яңгырның
Беренче тамчылары…
Ләйсән яңгыр сәйләннәре
И коелды, коелды…
Яшеннән куркып, кыз үзе
Миңа килеп сыенды.