Тыныч булсын таңнар!

Дуслык билгеседер: җирдә ярсып,
Иделләргә кушыла дәрьялар.
Дуслык кадрен белеп яшәгәндә,
Нинди иркен, киң бу дөньялар!

Иң гүзәл кеше икәнсез

Килгән чакта башка авырлык,
Җитми калса көч, йә сабырлык,
Сиздермичә ярдәм иткәнсез —
Сез иң күркәм кеше икәнсез.

Азатлык җыры

Ирек, ирек диеп аккан Идел
Халкым өчен ирек теләгән.
Дулкыннары мәңге, мәңге бер көй:
«Ирек, азатлык!» — дип көйләгән.

Чәчәк бирәм сиңа…

Чәчәк бирәм сиңа,
Тик сине мин
Чәчәкләргә генә тиңләмим.
Нәфис тә син,
Гүзәл дә син гөлдәй,
Тик чәчәкләр кебек шиңмә син.