Ерактагы якташ җыры (Сагынамын туган якларымны)

Сандугачлар моңлы сайрадымы?
Әллә курай моңы агылды?
Күңелемнең нечкә кылларына
Үзәк өзгеч сагыш сарылды.

Төшләремдә күреп уянамын
Акчарлаклы иделкәемне.
Сагынамын туган туфрагымны,
Сагынамын газиз илкәйне.
Төшләремдә күреп уянамын
Акчарлаклы иделкәемне.
Сагынамын Татарстаным сине,
Сагынамын газиз илкәйне.

Далаларым

Далаларым, сезгә карап дулкынланам,
Мин бит күпме язлар ямен күргән чабан.
Җырлап киләм домбра чиртеп ат өстендә,
Яшьлек дәрте янып тора шат йөземдә.
Уа малым, әй ширкенай,
Җәйләүләрем иркен, бай!

Без — татарлар

Безнең татар — җырлы-моңлы халык,
Җыр-моң сеңгән безнең каннарга.
Җәлилләрең дарга барганда да,
Онытмаган соңгы дога итеп
Иң-иң моңлы җырын җырларга.

Бала чагым

Уйларым да минем уклар булса,
Кирелептә атыр җаным юк.
Балачакны үлеп сагынсам да,
Кире кайтыр гына әмәл юк.
Балачакны үлеп сагынганда,
Кире кайтыр гына әмәл юк.