Башкортостан (Татарстан) гөле
Гармунга да биибез лә,
Курайга (Тальянга) да биибез.
Безнең әле күбәләкләр
Кебек чагыбыз дибез.
Гармунга да биибез лә,
Курайга (Тальянга) да биибез.
Безнең әле күбәләкләр
Кебек чагыбыз дибез.
Алтын яфрак кипкән көзләр булып,
Ап-ак карлар яуган кыш булып.
Умырзая үскән язлар булып,
Тирәкләргә куныр кош булып.
Җир астында юллар булмас,
Исән чакта күрешик.
Вакыт табып хәл белешик,
Кунакларга йөрешик.
Явыгыз, карлар, явыгыз,
Урамнарга тулыгыз.
Сандугачлар киткән инде,
Тирәкләргә куныгыз.
Су буена барыйк әле,
Учаклар ягыйк әле.
Яшьлектәге кебек дөрләп
Ялкында яныйк әле.
Чишмәнең челтер-челтер
Агышын тыңла, дидең.
Тыңларга кошлар моңын
Урманга алып килдең.
Йөрәкләр дә аерылмасын,
Канатлар да каерылмасын,
Аны ташлап китмә-китмә.
Ул бит синең яшьлек таңың,
Өзелеп сөйгән тәүге ярың,
Боектырма, ялгыз итмә.
Карлар ява димә, кил син миңа,
Онытмасаң бергә чакларны.
Җылы тыным белән эретермен
Чәчләреңә кунган карларны.
Моң тирбәлә күкләр киңлегендә,
Кошлар китә ерак җирләргә,
Чылбыр-чылбыр булып кошлар китә
Тирәкләре яшел илләргә.
Кыр казлары очып үтте,
Парсыз алар — санадым.
«Кая китте берегез?» — дип
Үзләреннән сорадым.
Бер каз моңсу тавыш бирде:
«Киткән инде алты пар.
Беребезне, минем дустны
Кичә алып алдылар».