Туган җиремнең теле

Күңелемне назлап сөя
Туган җиремнең җиле.
Җил шикелле назлы, иркә,
Туган җиремнең теле.

Ишетәм чишмә агышын,
Ишетәм чабый тынын,
Ишетәм балта тавышын,
Ишетәм чалгы чыңын.

Җирем теле пакъ та үзе,
Саф та узе, гөл кебек.
Күңелемне әсир итәр,
Гүзәл үзе җир кебек.

Ишетәм чишмә агышын,
Ишетәм чабый тынын,
Ишетәм балта тавышын,
Ишетәм чалгы чыңын.

Җирем телен санга сукмас,
Түгелнең дә шыр тиле.
Әнкәй тавышымдай татлы,
Туган җиремнең теле.

Ишетәм чишмә агышын,
Ишетәм чабый тынын,
Ишетәм балта тавышын,
Ишетәм чалгы чыңын.

Оставьте комментарий