Барыбер

Мин ил гизүче ерак илләрдән,

Күңел нык өшегән шул салкын җилләрдән,
Синең яныңда тукталган идем,
Җаным җылыныр диеп уйлаган идем.

Ашыгасың

“Аерылабыз, сау бул”, дидең миңа,
Бу очрашу — соңгы мәртәбә.
Юк, ышанмыйм, безнең юлларыбыз
Аерылыр, диеп иртәгә.

Ак теләкләр (беренче вариант)

Куллар болгап калдың озатканда,
Ак теләкләр теләп юлыма.
Теләкләрең терәк булды миңа,
Озакламый кайтам яныңа.

Үз йолдызым

Кеше килгәч якты дөнъяга,
Күктә бер йолдыз кабына.
Минем дә йолдызым
Яктырта юлымда.
Ул тора язмышым сагында,
Көч бирә арыган чагымда,
Туры юл күрсәтә адашып калганда.
Күңелем моңнарга тулганда.

Бер карасаң

Бу дөнъяда һәр кемнең үз йөге,
Ташлап кына китеп булмый шул.
Кемгә җиңелерәк була, кемгә авырырак,
Бары безне карап саный шул.