Шылтырат!

Уйларымда коен уйный,
Кулларымда эш бармый,
Ике күзем телефонда,
Ул һаман зыңгырламый.
Әллә оныттың да инде,
Әллә вакыт тапмыйсың,
Көткәнемне беләсең бит,
Нигә шылтыратмыйсың?

Ромашкалар бүләк иттең

Бүләк иттең ап-ак ромашкалар
Ап-ак карлар яуган бер көнне.
Алар миңа чалт кояшлы җәйне
Алып килгән кебек күренде.

Сандугач моңы (беренче вариант)

Дим талына кунып,
Кемне көткән булып,
Сайрый икән сары сандугач?
Ничек түзсен кошкай,
Минем сердәш дускай,
Эчкәйләре тулы моң булгач?

Ташкын (Агыйделкәй ташкан)

Агыйделкәй ташкан,
Ярларыннан ашкан,
Үзәннәрне күмгән язгы су.
Күкрәп язлар килә,
Күктә кояш көлә,
Тик нигә соң һаман ямансу (Тик нигәдер миңа ямансу)?

Кермәгез араларга (беренче вариант)

Сары бөдрә чәчләремне,
Буятам караларга.
Сөю утларында янам,
Килегез араларга.
Сөю утларында янам,
Килегез араларга.

Гомер юлы (беренче вариант)

Торасың да чал чәчеңне сыйпап,
«Картаелган инде…» — диясең.
Килә минем шул чал чәчләреңнең (бөртекләрнең),
Һәр берсенә башым иясем.