Син җанымны тыңла

— Сөймисеңдер, юктыр, чынлап сөйсәң,
Бүләк итәр идең бер чәчәк… —
Бүләк итәр идем, әгәр тапсам
Синнән гүзәлерәк гөлчәчәк.

Сез парлашып йөргән болыннар

Болыннарда күпме гөлләр тибри,
Сокланмассың шуңа ничек син?
Болыннарга чыгып сызгыр әле,
Болындагы гөлләр ишетсен.

Сагынып сөйләр эзләр калачак

Вакыт узган саен яратуым
Тирәнәя генә барадыр —
Бары сине көткән йөрәгемдә
Сагынып сөйләр эзләр каладыр

Мин дә сине сөям

Аксыл чәчәкләрен җәеп,
Хушланып тора чия:
Чия-чия дия-дия,
Алмагач яна-көя…
Мин дә янам, мин дә көям,
Мин дә бит сине сөям!..

Карлар яуган кичтә

Тәңкә-тәңкә карлар яуган кичтә,
Яңа елны каршылаган истә;
Син ап-актан киенгәнгә мәллә,
Чумган иде дөнья ап-ак төскә.
Чыршыбызга хәтта аклык иңде,
Табын түрләрендә шатлык иде.
Без биедек икәү ул чагында,
Бөтерелеп моңнар кочагында.

Карлар ява (беренче вариант)

Ап-ак карлар ява, ап-ак карлар
Алып китә мине үткәнгә.
Ул көндә дә шулай, ап-ак карлар
Ява иде сине көткәндә.