Мин дә сине сөям

Аксыл чәчәкләрен җәеп,
Хушланып тора чия:
Чия-чия дия-дия,
Алмагач яна-көя…
Мин дә янам, мин дә көям,
Мин дә бит сине сөям!..

Туры карап күзләремә,
Йолдызлар җем-җем итә.
Төннәр буе ай йокламый,
Иркәсен көтә-көтә.
Мин дә йоклый алмыйм, иркәм,
Мин дә бит сине көтәм!..

Алсу кояш нурлар сибеп,
Дөньяны ямьләндерә.
Син дә балкы, тормышыма
Ямь бирә, бирә, бирә.
Син дә яшә, яшьлегемне
Бәхеткә төрә-төрә.

Оставьте комментарий