Мин ниндиме?

Мин ниндиме?
Менә шундый:
Ничек бармын — күз алдыңда.
Иңдәш булсам, булырмын, тик
Көндәш булмам хыялыңда.

Мин арыдым сине яратудан

Мин арыдым сине яратудан, 
Буш хыяллар белән җан атудан. 
Үз-үземне алдап юатудан, 
Елар җирдә — көлеп ямь табудан. 

Күтәреп йөртимме әллә

Синең өчен утларга да,
Суларга керәм, дисең.
Кирәк икән, йөрәгемне
Урталай буләм, дисең.
Синең өчен утларга да,
Суларга керәм, дисең.
Кирәк икән, йөрәгемне
Урталай буләм, дисең.
Суларга төшә күрмә,
Утларга керә күрмә,
Миңа кадерле йөрәкне
Урталай бүлә күрмә.

Күзләремә килеп күрен

Синсез үткән һәрбер көнем
Өзгеләнгән күңел гөлем.
Соңлый күрмә. гомерләр кыска,
Күзләремә килеп күрен.

Күзләремә кара (беренче вариант)

Син сорама «Хәлең ничек?» — диеп,
Яшимен мин сабыр итә — итә.
Белсәң килсә минем хәлләремне,
Күзләремә кара, шул да җитә.

Күзләремә кара (өченче вариант)

Битләреңнең сипкелләрен
Саныйм әле, саныйм әле.
Сине көтеп олыгаям,
Бер туйганчы карыйм әле.