Тыныч йоклый микән үлгәннәр?
Тыныч йоклый микән үлгәннәр,
Аларга бит җилләр кагылмый?
Баш очында болыт агылмый,
Калкан чакта язгы үләннәр, үләннәр.
Тыныч йоклый микән үлгәннәр,
Аларга бит җилләр кагылмый?
Баш очында болыт агылмый,
Калкан чакта язгы үләннәр, үләннәр.
Тики-так, тики-тики-так, тики-так,
Килә сәгать, килә сәгать.
Тик-так, тик-так килә сәгать,
Вакыт чормап алды мине.
Алга чорнап алып очты,
Тыпырчынып, калдыр дидем.
Тыпырчынып, калдыр дидем.
Җир йөзләре түгәрәк,
Оча җәйге күбәләк,
Күбәләк, күбәләк, күбәләк.
Сөю гөлләре кирәк,
Булса, кемгәдер бүләк…
Күбәләк, күбәләк, күбәләк.
Сая елгалары ага,
Текә ярларга тулып.
Агар идем шул якларга,
Чишмә моңнары булып.
Ялгыз имән ярын эзли,
Иелә иңнәремә.
Керер идем кочагыңа —
Булмый, син йөрәгемдә!
Кая югалган микән ул моң,
Һавалардан, чишмәләрдән чыккан?
Бер җырларга булмас микән соң,
Яланнарга, сәхрәләргә чыксам?
Кая югала микән ул моң?
Кая югала микән дуслар
Яшь чакларны бергә гөрләп үткән?
Атларыбыз кайда калдылар?
Вәгъдәләрнең тугрылыгы беткән…
Кая югала микән дуслар?..
Аланнарга чыгып кына
Бер сызгыраек әле.
Тын кичләрдә яшьлек җырын
Бер сыздыраек әле.
Куанычларым, шатлыгым булып,
Балам — багалмам, үсәсеңме син?
Сагынып җырлар җырыма минем,
Күземнең нуры, күчәрсеңме син?