Яшьлегем хисләре (икенче вариант)

Ул эзләргә саклык белән басып
Эзләдем мин яшьлек хисләрем.
Сөю утларының кайнарлыгы,
Назлы карашларың истә әле.

Яшим һаман сине яратып

Синең назлы күз карашың,
Ярымайдай кыйгач кашың
Мәңге яши минем күңелдә.
Чишмә кебек саф тавышың,
Әйтерсең лә язгы ташкын,
Ургып керде йөрәк түренә.

Ярата, яратмый (Ак чәчәк)

Яз, болын.
Болында ике пар, эз кала,
Сөюгә сокланып ничәмә күз кала.
Чәү, теге әзләр бит туктады шушында, шушында.