Ярата, яратмый (Ак чәчәк)

Яз, болын.
Болында ике пар, эз кала,
Сөюгә сокланып ничәмә күз кала.
Чәү, теге әзләр бит туктады шушында, шушында.

Ак чәчәк тирбәлә,
Тирбәлә аяклар очында.

Тагы яз.
Болында тик ялгыз эз кала,
Эз калган урында гайбәткә сүз кала.
Юк, булмас шикелле сөюнең азагы, азагы.

Йомылды чәчәкнең,
Чәчәкнең оялчан кабагы.

Яз болын.
Болында тик ялгыз эз кала,
Эз калган урында гайбәткә сүз кала.
Ак чәчәк таҗларын өзә кыз ямь тапмый, тапмый.

Ярата, яратмый,
Ярата, яратмый.

Оставьте комментарий