Яшьлегем хисләре (икенче вариант)

Ул эзләргә саклык белән басып
Эзләдем мин яшьлек хисләрем.
Сөю утларының кайнарлыгы,
Назлы карашларың истә әле.

Бергенәм син, бергенәм,
Үткәнем, киләчәгем!
Гомерлеккә бүләк итәм
Йөрәгемнең чәчәген!

Ул моңлы җыр аша исәрләнеп
Яшьлек хисләреннән исердем.
Үкенүләр күптән онытылды,
Син кичердең, мин дә кичердем.

Бергенәм син, бергенәм,
Үткәнем, киләчәгем!
Гомерлеккә бүләк итәм
Йөрәгемнең чәчәген!

Ашыкма син, дисең, соң түгел лә
Үткәннәргә кабат кайтырга.
Йөрәккәем кайтавазы синдә
Йолдыз булып сиңа атылам.

Бергенәм син, бергенәм,
Үткәнем, киләчәгем!
Гомерлеккә бүләк итәм
Йөрәгемнең чәчәген!

Оставьте комментарий